Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бергә яши торган ире ике кызын мәсхәрәләп үтергәч, әни кеше телсез калган

Хатын ике баласын ияртеп чит шәһәргә бер ир-ат янына яшәргә күченеп килгән булган.

news_top_970_100

Рыбинск шәһәрендә ике баласын бергә яши торган ире вәхшиләрчә үтергән хатын хәзер сөйләшми. Ул әнисе һәм элеккеге ире килүен көтә, алар балаларны җирләү белән ярдәм итәчәк. Бу турыда 76.RU порталы хәбәр итте.

Апалы-сеңелле ике кызны әниләренең ире вәхшиләрчә үтергән, дип язган идек.

Фаҗигадән соң бу хатын Рыбинск шәһәрендәге хастаханәдә яши. Ул Омскидан күченеп килгәч, биредә шәфкать туташы булып эшкә урнашкан булган. Танышлары сүзләренчә, хатынның хәле бик катлаулы.

«Ул бер ноктага карап тик утыра, сөйләшми, мыгырданып кына куя. Барыбыз да элеккеге ире килгәнен көтәбез, ул юлга чыккан инде», — дип сөйли таныш хатын.

Кайгыга баткан хатынның икенче дусты сүзләренчә, мәрхүмә сабыйларның әбисе дә бирегә килергә чыккан. Алар балаларны җирләү мәсьәләләрен хәл итәчәк. Хатынның элеккеге ире сабыйларны Омскида җирләргә тели, ә әби кеше мәетләрне кремацияләргә тәкъдим итә.

Тикшерү вакытында балаларның анасын башка шәһәргә чыгармыйлар, әгәр әтиләре Омскига алып китсә, хатын кызларын соңгы юлга озата алмаячак.

Бу хатын ике кызын ияртеп Рыбинск шәһәренә берничә атна элек Омск шәһәреннән күченеп килә һәм бер ир-ат янында яши башлый. Фаҗига 14 сентябрьдә кич белән Рыбинск шәһәрендә була. Әни кеше 15 сентябрьдә иртән эштән кайткач, сабыйларның мәсхәрәләнгән мәетләрен таба. Бергә яши торган ир-ат чыгып качкан. Аны 18 сентябрьдә тоттылар. Ул балаларны үтерүен әйтә, гаебен таный. Моңа кадәр дә авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгән кеше булуы билгеле, диелә хәбәрдә.

Бу хатын Омскида ире белән аерылышкач, бер ай Рыбинск кешесе белән социаль челтәрдә аралаша да, күченеп тә китә. Ә бу ир-ат исә моңа кадәр нәни баланы үтерү, көчләү һәм мәетләрне мәсхәләләү өчен хөкем ителгән, дип хәбәр итә НТВ каналы.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100