news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада фатирда самогон аппараты шартлагач, ир белән хатын имгәнгән

Шартлау вакытында фатирда ике бала булган, аларга зыян килмәгән.

news_top
Түбән Камада фатирда самогон аппараты шартлагач, ир белән хатын имгәнгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлы

Түбән Кама шәһәрендә бер фатирда самогон аппараты шартлаган. Шуннан соң ир белән хатын имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

17 августта унынчы яртылар тирәсендә 112 номерына шалтырату килә. Бакый Урманчы урамындагы 29нчы йортта шартлау турында хәбәр итәләр.

Урынга коткаручылар килеп җитә. Сигезенче каттагы өч бүлмәле фатирда самогон кайнатканда аппарат ватылуы һәм шартлавы ачыклана. 

Шартлаудан соң фатирдагы йокы бүлмәсендә һәм кухняда тәрәзәләр ватылып беткән, балкон рамы да очып чыккан. Ул биеклектән аска төшеп, ишегалдында туктап торган машиналарны җимергән.

37 яшьлек ир һәм 39 яшьлек хатын имгәнгән, аларны хастаханәгә озатканнар. Биш һәм унике яшьлек ике бала ерак бүлмәдә булган, аларга зыян килмәгән, унөч яшьлек олы балалары бу вакытта урамда булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар