Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тыела алмыйча көлә». 19 яшьлек егет алты катлы йорт биеклегендәге кыядан егылган

Исән калган Сергей шок халәтендә була һәм тыела алмыйча көлә.

news_top_970_100
«Тыела алмыйча көлә». 19 яшьлек егет алты катлы йорт биеклегендәге кыядан егылган
https://pixabay.com

Төньяк Кавказдагы Зинка тавының текә ягыннан төшкәндә турист-экстремал егыла. 19 яшьлек Сергей 2360 метр биеклектәге тау түбәсенә блогер дусты Руслан белән менә. Зинка тавыннан төшкәндә Сергей алдан, Руслан арттанрак бара. Шул чакта Сергей егыла. Әлеге вакыйга турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Ул төрле яклап чайкалды. Башы белән бәрелә-бәрелә төште, куллары төрле якка атылды. Мин бар да бетте дип уйладым», — дип сөйли Руслан.

Бәхеткә, могҗиза була. Сергей исән кала, 20 метрлап — алты катлы йорт биеклеклеге кадәр — очып төшкәннән соң да ул үз аңында кала, имгәнмәгән дә диярлек. Бәхеткә, бу вакытта тау итәгендә коткаручылар да була, алар Сергейга беренче ярдәм күрсәтә. Аннары иминият баулары белән Сергейны аска төшерәләр. Исән калган Сергей шок халәтендә булса кирәк, бик каты көлә. Аны Руслан видеога төшерә.

«Юләр! Карагыз әле шуңа! Тәне яраланып беткән, үзе көлә», — дип сөйли видео төшерүче блогер Руслан. ул әлеге кадрлар янына «исән калган кеше шулай көлә» дип язып куйган.

Аннары Сергей үзе дә әлеге могҗиза турында сөйли.

«Мин маршрутны карап, алданрак бара идем. Төшә башладым, бар да яхшы кебек иде. Русланга кычкырдым, „монда җайсыз таш бар, баса күрмә“, дидем. Үзем кыядагы чыгынтыга баскан идем, аннары ни булганын хәтерләмим дә инде. Аска төшеп киттем. Берничә секунд кап-караңгы булды. Исән икәнемне аңлыйм. шул урыннан 20 метр читтәрәк, корсагымда ятам, башым тау итәгенә таба сузылган. „Кешеләр, ярдәм итегез“, дип кычкырам. Руслан барын оныттым инде. Ул яныма килгәнче, ятып тордым. Башымнан аккан канны футболкам белән кысып тордым», — ди ул.

Хәзер Сергей Мәскәүдә, өенә кайткан инде.

«Турист тауга менгәндә егылган һәм аска таба төшеп киткән. Чегем коткаручылары урында булган, алган беренче ярдәм күрсәткән», — дип сөйләгәннәр Кабардино-Балкария буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Блогер Руслан үзе Азәрбайҗан егете, Мәскәү өлкәсендә яши. Руслан Россия буйлап сәяхәт итә, ул үзе белән рассел токымлы Ричи кушаматлы этен дә ияртеп йөри, трейлерда яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100