Яшел Үзән районында 82 яшьлек Гөлҗиһан әби югалган: эзләү өчен волонтерларны ярдәмгә чакыралар

Яшел Үзән районында 82 яшьлек Гөлҗиһан әби югалган: эзләү өчен волонтерларны ярдәмгә чакыралар
Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә югалган Гаффарова (Ситдыйкова) Гөлҗиһан Ситдыйк кызын эзлиләр.

Аңа 82 яшь. Васильево бистәсендәге "60 лет Октября" бакча ширкәтендәге йортыннан кичә, 18 июльдә чыгып киткән һәм кире кайтмаган.

Әбинең буе 155 см тирәсе, ябык, чәчләре ак, озын, күзләре коңгырт. Бизәкле зәңгәр халат, кара калош, шәмәхә оекбашлар кигән, ал яулык бәйләгән булган. 

Әби үз акылында, әмма адашырга мөмкин.

"Лиза Алерт" төркеме волонтеры Екатерина "Татар-информ"га әбине эзләү оештырылганы, ярдәмгә кешеләр кирәк булуын әйтте. Хәбәрләшү өчен телефон: 89093083937