Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Планшетны ваткан өчен, абый кеше нәни сеңлесенең бармакларын балта белән чабып өзгән

Бала әтисе белән печән чаба торган урынга бара, аннары әтисе аны туганы белән калдырып китә.

news_top_970_100
Планшетны ваткан өчен, абый кеше нәни сеңлесенең бармакларын балта белән чабып өзгән
https://pixabay.com

Бурятиядә туганының биш яшьлек кызының ике бармаган чабып өзгән ир-атны хөкем итәчәкләр. Кыз бала абыйсының планшетын ваткан һәм ике бармаксыз калган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, былтыр 31 августта иртәнге якта нәни кыз бала әтисе һәм абыйсына ияреп печән чаба торган урынга бара. Кич белән әти кеше кайтып китә, кыз баланы абыйсы белән урманда калдырып тора. Сабый туган абыйсының планшеты белән уйный һәм гаджетны вата.

Абый кеше бу вакытта салмыш була, ул ярсып чыга. Шуннан соң ир-ат балта ала һәм сабыйның кулына чаба. Аннары ул яраланган баланы өйгә алып кайта һәм калдырып китеп бара. 

Әти белән әни кеше сабыйның канга баткан кулын күреп алуга ук ашыгыч ярдәм чакыралар. Тик баланың ике бармагын саклап кала алмыйлар.

Тикшерүчеләр ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Гаепләү карары чыгарып, эшне судка тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100