Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан кешесе урланган атларны хатынының инициаллары белән тамгалап куйган

Көтүгә чит кеше атлары килеп кушылгач, хуҗа аларны үзләшетерергә карар кыла.

news_top_970_100
Башкортстан кешесе урланган атларны хатынының инициаллары белән тамгалап куйган
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Башкортстанның Баймак районындагы Актау авылында яшәүче 49 яшьлек ир-атның ике аты югалган. Ул полициягә мөрәҗәгать иткән. Хокук саклаучылар ат карагының эзенә төшкән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Актау кешесенең ике аты өйгә кайтмаган. Гади кеше өчен ике ат югалу — зур кайгы, гаилә шушы атлар хисабына тормыш алып бара.

Җинаятьтә шикләнелүче Баймак районында яшәүче 38 яшьлек ир-ат булып чыга. Аны тоткарлап полициягә алып киләләр. Ул артык каршы килеп тормый, барын да үзе сөйләп бирә. Бу кеше үзе ат көтүе асрый.

Якынча версия буенча, 38 яшьлек ир-атның ат көтүенә ике чит ат килеп кушыла. Көтү хуҗасы чит кеше атларында тавро (ат асраучылар үз атларына куя торган тамга) булмавын абайлап ала. Шуннан соң ул чит кеше атларын үзләштерергә була. Яңа атларга үзенең хатынының исем-фамилиясенең баш хәрефләреннән торган тавро куя. Көтү хуҗасы үзенең барлык атларына да хатынының инициалларыннан билге куйган булган.

Хәзер урланган атлар хуҗасына кайтарылган, җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100