Казанда, җир убылып, «КАМАЗ» машинасы чокырга төшеп киткән | intertat.tatar

Казанда, җир убылып, «КАМАЗ» машинасы чокырга төшеп киткән

Машинага артык күп йөк төялгән булган.

Кремль яр буенда «КАМАЗ» машинасы җир астына төшеп киткән. Гадәттән тыш хәл Милли-мәдәни үзәк белән «Урам» паркы арасында килеп чыккан. Бетон плитә ватылып, җир убылгач, йөк машинасы яртылаш чокырга төшеп киткән. Бу хакта «Мэш Иптэш» телеграм каналы яза.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәте машинага артык йөк төялгән булу сәбәпле килеп чыккан.