Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч табиб шешне күтәреп торды». 42 яшьлек ир-ат эчендә илле килолы шеш үскән

Шеш кешенең бөтен органнарын умырткалыгына кысып куйган.

news_top_970_100
«Өч табиб шешне күтәреп торды». 42 яшьлек ир-ат эчендә илле килолы шеш үскән
https://pixabay.com

Красноярскида яшәүче 42 яшьлек ир-атның эчендә 48,6 кг авырлыктагы яман шеш үскән. 130 кг авырлыктагы ир-ат башта кисәк кенә ябыга, тик корсагы кимеми. Шуннан соң анда яман шеш булуы ачыклана. Мәскәүдәге Блохин исемендәге онкология фәнни-медицина-тикшеренү үзәге табибларына ир-атның эченнән шешне алып ату өчен физик көч кулланырга туры килгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Ир-ат аннары кисәк кенә ябыга башлый, тик аның корсагы гел зур булып кала, кечерәйми. Аңа сулыш алу һәм хәрәкәтләнү кыен була. Красноярск табиблары бу ир-атны Блохин исемендәге хастаханәгә җибәрә.

Үзәкнең директоры, медицина фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе академигы Иван Стилиди сүзләренчә, бу — аның клиник тәҗрибәсе дәвамында очраган иң зур шеш. Ир-атның бөтен корсак куышлыгы, бөтен органнары умырткалыкка кыстырып куелган.

55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә. Шеш белән эшләп булсын өчен, яхшы физик формадагы өч табиб шешне өч сәгать дәвамында тотып тора.

Шеш белән бергә ир-атның артык тән тиресен дә кисеп алганнар. Хәзер авыру реабилитация уза, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100