news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда күктән бөҗәкләр яңгыры яуган — видео

Ап-ак кар өстендә меңнәрчә кара нокта хәрәкәтләнүе күренә.

news_top
Башкортстанда күктән бөҗәкләр яңгыры яуган — видео

Башкортстанның Учалы районында гаҗәеп вакыйга булган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Миндәк авылында күктән кар белән бергә бөҗәкләр яңгыры яуган. Моны шаһитлар видеога төшереп алган һәм «Мобильный репортер» тапшыруына җибәргән.

Ролик авторы сүзләренчә, бу яңгырдан соң җиргә меңнәрчә бөҗәк коелган. Видео кадрларында кара төсле бөҗәкләрнең ап-ак кар өстендә ятуы аңлашыла.

Лупа белән карагач, аларның тере булуы һәм хәрәкәт итүе күренә. Әлегә кадәр авылда мондый бөҗәкләрне күрүчеләр булмаган. Вакыйганың сәбәпләре дә ачыкланмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар