Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә фаҗига: дүрт бала һәм бер хатын янып үлгән

Мәрхүм балалар 1, 3, 4 һәм 6 яшьлек, аларның әти-әнисен хокукларыннан мәхрүм иткәннәр. Балалар опекун белән яшәгән.

news_top_970_100
Күрше төбәктә фаҗига: дүрт бала һәм бер хатын янып үлгән
kirov.sledcom.ru, 43.mchs.gov.ru

Киров өлкәсендә дүрт бала һәм бер хатын-кыз янып үлгән. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 

19 февральдә 00.46 сәгатьтә Киров шәһәрендә дүрт фатирлы агач йортта янгын чыга. Урынга килгән коткаручылар 1973 елда туган хатын-кыз һәм дүрт бала мәетен таба. Урында тикшерүчеләр, криминалистлар эшли, диелә бу хәбәрдә.

Киров өлкәсе прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, өйдән 13 кешене эвакуацияләгәннәр, аларны шәһәр кунакханәләренең берсендә урнаштырып торганнар.

Киров өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы алты кеше зыян күрүен хәбәр иткән. «Алты кеше имгәнгән, аларның өчесе балалар, уртача авырлыкта, алар хастаханәдә», — дип сөйләгәннәр ведомствода. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Янгын турында хәбәр иткәч, 8 минут эчендә коткаручылар килеп җиткән. Бу вакытта бинаның түбәсе тулысынча яна, хуҗалык корылмаларына да ут капкан була.

«Биредә яшәүчеләр башта коткаручылар чакырмыйча, күршеләренә дә әйтмичә, янгынны үзләре сүндереп маташкан. Шуңа күрә ут тагын да катырак таралган», — дигәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

«1, 3, 4 һәм 6 яшьлек балалар, аларның опекуны — хатын-кыз һәлак булган. Балаларның әти-әнисе хокукларыннан мәхрүм ителгән», — дип сөйләгәннәр РИА Новости агентлыгына төбәк прокуратурасында.

Киров өлкәсе губернаторы Игорь Васильев янгында зыян күрүчеләргә матди ярдәм вәгъдә итә, балалар һәм аларның опекунын җирләү эшләренә шәһәр администрациясе булышачак, диелә бу хәбәрдә.

Киров матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, янгын чыккан фатирда җиде кеше яшәгән. Бу — 48 яшьлек хатын, аның 14 яшьлек кызы һәм биш оныгы. Олырак ике бала котыла алган, алар хәзер хастаханәдә. Якын көннәрдә аларның туганнарын эзләп табарга җыеналар.

Опека органнары бу гаиләгә 11 февральдә килгән. Алар фатирда, гадәттәгечә, тәртип һәм чисталык булуын, балаларның тәрбияләнгәнлеген, ашарга ризыклары булуын билгеләгән. Мәрхүмә хатын бөтен вазифаларын намус белән үтәгән, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100