Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әти кеше өч айлык баласының башына үтүк белән суккан

Сабый үлгән икәнен иртән генә белеп алганнар. Шуннан соң мәетне пакетка салып, урамга чыгарып ыргытканнар.

news_top_970_100
Әти кеше өч айлык баласының башына үтүк белән суккан
https://samara.sledcom.ru/

Самара өлкәсенең Октябрьск шәһәрендә яшәүче ир-ат өч айлык кыз баласын үтергән дип шикләнәләр. Ул үзе гаебен таный. Бала тавышланмасын өчен, үтүк белән сугуын әйтә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Пакетка салынган бала мәетен 15 февральдә табалар. Экспертлар сабыйның 8 февральгә каршы төндә үлүен ачыклый. Аның башына авыр әйбер белән сукканнар.

Тикшерүчеләр баланың ата-анасыннан шикләнәләр. Гел эчеп йөри торган әтисе, яки өч баласына ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән әнисе үтермәгәнме икән дип фаразлыйлар.

«Мин аны йоклата идем, арлы-бирле йөрендем. Ул минем кулымнан төшеп китте. Мин аны алдым, тагын өч-дүрт тапкыр арлы-бирле йөрендем. Бала тынычланмады. Мин барып үтүк алдым да балага суктым, каты итеп түгел, баш түбәсенә суктым», — ди 34 яшьлек ир-ат.

Шуннан соң бала тына. Бу вакытта баланың анасы башка бүлмәдә була, ул ашарга әзерли. Имгәнгән сабыйга беркем дә медицина ярдәме күрсәтми, ашыгыч ярдәм чакырмыйлар. Иртәнге якта бала мәетен анасы табып ала. Әтисе исә мәетне пакетка салып, урамга чыгарып ыргыта. Сабыйның үлгәнен әти-әнисе беркемгә дә әйтми.

Ир-ат кулга алынган. Тикшерү барышында аның анасының гамәлләренә, гаиләне тикшереп торырга тиешле органнарның эшчәнлегенә дә бәя биреләчәк. Мәрхүмә сабыйның әнисенең өч баласы бар, ул ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән, әтисе спиртлы эчемлекләр белән мавыга. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100