Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә алты кеше, шул исәптән өч бала утырган машинаны кар күмеп киткән

Тереләй күмелеп калган кешеләргә коткаручылар ярдәм иткән.

news_top_970_100
Күрше төбәктә алты кеше, шул исәптән өч бала утырган машинаны кар күмеп киткән
Башкортстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр комитеты

Башкортстанда бу көннәрдә көчле бураннар котыра. Трассада бер машина карга күмелеп калган. Аның эчендә өч бала һәм аларның әти-әнисе, тагын бер олы кеше булган. Автомобиль тулысынча диярлек кар астында калган, эчтә утыручы кешеләр туңып өши башлаган. Бу турыда Башкортстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Машина эчендә 37 яшьлек ир-ат, 37 яшьлек хатын-кыз, 32 яшьлек тагын бер хатын-кыз, сигез, җиде һәм өч яшьлек балалар була.

Бу кешеләр Казахстанның Уральск шәһәрендәге тау чаңгысы курортыннан кайтып килә. Әбҗәлил районының Әлмөхәммәт авылы тирәсендә машина карга бата.

Коткаручылар килеп җиткәнче машинаны кар тулысынча диярлек күмеп китә. Аны кар астыннан күренеп торган фара утлары буенча гына табып алалар.

«Коткаручылар машина эчендә калган кешеләрне чыгару өчен карны көрәде. Аннары аларны снегоходка утыртып Сибай шәһәрендәге коткару отряды бинасына илттеләр», диелә ведомство хәбәрендә.

Коткаручылар сүзләренчә, бу кешеләргә бәхет елмайган. Кар күмеп киткәч, машина двигателе эшләп торса, аның газлары салонга тулып, кешеләр үлү ихтималы да бар.

Буран, томан, бозлавык вакытында юлга чыкмый тору хәерле. Әгәр бик кирәк булып, юлга чыгарга туры килсә, юл кагыйдәләрен катгый үтәргә, куркынычсыз дистанция сакларга кирәк. Коткаручылар шул хакта кисәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100