Май чабу бәйрәмендә биш кешене атып үтергәннәр

Кизляр шәһәрендә Масленица - Май чабу бәйрәме вакытында бер кеше атыш оештырган.

18 февральдә Дагыстанда Кизляр шәһәрендә бәйрәм вакытында атыш оештыручылар ир белән хатын булган, дигән фараз бар. Интерфакс хәбәр иткәнчә, ире ут ачканчы, хатыны качып киткән. Соңрак хатынны полиция тоткарлаган. 22 яшьлек  җинаятьчене урында ликвидацияләгәннәр.

Нәтиҗәдә биш кеше һәлак булган, тагын ике кеше авыр хәлдә хастаханәдә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инстаграмда әлеге коточкыч җинаять кайгысын уртаклашкан язма урнаштырды.