Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер ир-атның эчендә пычак йөзе тапканнар

Пычак сабы җинаятьче егеттә булган.

news_top_970_100
Башкортстанда бер ир-атның эчендә пычак йөзе тапканнар
https://pixabay.com

Кеше үтерергә маташкан 19 яшьлек егеткә карата җинаять эшен Башкортстанның Сибай районы судына тапшырганнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Гаепләү ягы версиясе буенча, былтыр 26 октябрьдә бу егет исерек килеш танышын үтермәкче була. Ул аш-су пычагы ала һәм танышына дүрт тапкыр кадый. Аннары корбаны үлүенә инангач, ул качып китә. Ләкин яраланган ир-ат исән кала. Аңа табиблар вакытында ярдәм күрсәтә.

Аннары хокук саклаучылар җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлый. Аны судка карар чыгарганга кадәр сак астына алалар.

«Пычакның кискече яраланган ир-атның эчендә сынып кала. Аны табиблар эчтән чыгара. Пычак сабы исә җинаятьчедә була», — дип аңлатканнар судның матбугат хезмәтендә.

19 яшьлек сорау алу вакытында танышына пычак кадавын таный, ләкин үтерергә теләге булуын кире кага. Имеш, ул танышына зыян салырга теләмәгән, чөнки пычак аш-су эшләрендә куллана торган, өстәвенә ул зур да булмаган.

Суд бу егеткә хөкем карарын 27 гыйнварда чыгарачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100