Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мендәрдә калган 2,5 см озынлыктагы тегү энәсе бер ир-атның муенына кереп киткән

Энә йокы һәм умырткалык артерияләреннән 1-2 мм ераклыктан узган, умыртка миенә 1 мм гына барып җитмәгән

news_top_970_100
Мендәрдә калган 2,5 см озынлыктагы тегү энәсе бер ир-атның муенына кереп киткән
https://pixabay.com

Хабаровск өлкәсенең Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә бер ир-атның муенына 2,5 см озынлыктагы тегү энәсе кадалган. Мендәр өстендә энә онытып калдырганнар. Ир-ат шуның өстенә ятып йокыга киткән. Ул могҗиза белән генә исән калган. Бу турыда Хабаровск өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

38 яшьлек ир-ат «үлемнән 1 мм ераклыкта» була. Аны нейрохирургия бүлегенә китерәләр. Аңа «муен умырткалыклары тирәсендә умырткалыкка кадалудан барлыкка килгән яра» диагнозы куелган. Табиблар пациент муеныннан 2,5 см озынлыктагы тегү энәсе калдыкларын алган.

«Махсус кораллар ярдәмендә, умырткалыкта тегү энәсе табылды. Энә шактый тирән кергән, ул йокы һәм умырткалык артерияләреннән 1-2 мм ераклыктан гына узган, умыртка миенә 1 мм гына барып җитмәгән. Йокларга яткан ир-ат уянмаска мөмкин иде», — дигән табиблар.

Пациент табибларга сөйләгәнчә, ул мендәрдә сынган тегү энәсен тапкан, аның җеп сапланган өске өлеше генә булган. Ир-ат муены авыртуга борчылган. Ул бу урынны карагач, энә кадалган тишем күргән. Ир-ат энәне үзе чыгарырга маташкан, тик булдыра алмаган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100