Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда зур биеклектән юл кырыена төшеп ауган үзбушаткыч йөртүчесе үлгән

Volvo үзбушаткычының 27 яшьлек йөртүчесе тайгак юлда идарәсен югалткан.

news_top_970_100
Татарстанда зур биеклектән юл кырыена төшеп ауган үзбушаткыч йөртүчесе үлгән

Бүген иртәнге тугызлар тирәсендә Кайбыч районының Кошман авылы янында юл һәлакәте була. Биредә үзбушаткыч машина юл кырыена төшеп ауган. Йөртүче ир-ат үлгән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренчә, Volvo үзбушаткычын йөртүче тайгак юлда идарәсен югалткан.

«Татарский феномен» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, үзбушаткыч машина М12 трассасы төзелешендә эшли. Машина зур биеклектән төшеп китә һәм ава. Мәрхүм йөртүчегә 27 яшь булган.

Телеграм-канал ике көн элек кенә М12 юлы өчен Идел аша күпер төзелешендә 47 яшьлек ир-ат һәлак булуын да искә төшерә. Мәрхүм ир-ат 10 метр биеклектән егылып төшеп үлгән.

«Татар-информ» Лаеш районында булган әлеге фаҗига турында язган иде. Идел аша күпер төзелешендә 47 яшьлек ир-ат күпер өслегенең сеткасын кисү белән шөгыльләнгән. Бер мизгелдә ул койма артына чыга һәм тигезлеген югалта. Ир-ат 10 метр биеклектән егылып төшә, урында ук һәлак була. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100