Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алтынчы класс укучысы мәктәпкә кереп ата башлаган

Бу хәл Пермь янындагы Сарс бистәсендә була.

news_top_970_100
Алтынчы класс укучысы мәктәпкә кереп ата башлаган
Baza телеграм-каналыннан

Пермь краендагы Сарс бистәсендә алтынчы класс укучысы мәктәптә атыш оештырган, дип яза ТАСС.

12 яшьлек укучы «Сайга» мылтыгы белән килә һәм дәрес барган вакытта коридордагы ишеккә һәм түшәмгә ата.

Атыш тавышлары ишеткәч, укытучылар кабинетларда бикләнә. Ишек пыяласы атылып аягы киселгән укучыдан кала зыян күрүчеләр юк. Атканда малай: «Минем эчемә Алла керде!» дип кычкырган. Директор хатын коридорга чыга, малайны кабинетына керергә күндерә ала. Аннары аны кулга алалар.

Малай әтисенең мылтыгы белән килгән. 112 каналы язуынча, ул директорга үзен кимсеткән кыздан үч алыр өчен шулай эшләвен әйткән. Аннары ул тагын бер сәбәпне атаган — әтисенең әнисен гел кимсетүен сөйләгән.

Сентябрь уртасында Пермь университетында бер студент атыш оештырдык, 6 кеше үлде, 40 яраланды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100