Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алла бөтенегезне үтерергә кушты»: кызга рәнҗегән малай мылтык тотып мәктәпкә килгән

Пермь краенда тагын колумбайн: бәхеткә, бу юлы корбаннар юк.

news_top_970_100
«Алла бөтенегезне үтерергә кушты»: кызга рәнҗегән малай мылтык тотып мәктәпкә килгән
Тимофей Калмаков

18 октябрь иртәсендә Пермь краеның Сарс бистәсендә урнашкан мәктәпкә 6 сыйныф укучысы «Сайга» ау мылтыгы белән килә.

Бинаның икенче катына менә һәм ут ача: «Бөтенегез дә басыгыз!» — дип кычкыра малай, балаларны стена буена терәп куя. Башта түшәмгә, аннары тәрәзәгә ата.

Иртәнге вакыт булганга, күп кенә балаларның әле мәктәпкә килүе генә булган, ә дәрескә килеп җитешкәннәре сыныфларына кереп бикләнергә өлгерә. Беренче катта атыш тавышлары ишеткәннәре:

—Өйләрегезгә чабыгыз, мәктәптә аталар, — дип яланөс килеш урамга чыгып чаба.

Ярсыган яшь җинаятьчене туктата алырдай сүзне мәктәп директоры Галина Зайцева таба. Соңыннан кораллы малайны укытучылар  алып кереп китәләр.

Бәхеткә, бер пуля да берәүгә дә тими. Бары тик бер бала пыяла кыйпылчыкларыннан яралала, аңа тиешле ярдәм күрсәтелде һәм өенә кайтарылып җибәрелә.

Әлегә дәлилләнмәгән мәгълүматлар буенча, «Сайга» мылтыгы һәм тулы портфель патроннар малайның атасыныкы. Баланың ата-анасы аерылган, атасы башка шәһәрдә яши.

—Теләсә кайда йөрмәсен өчен компьютер алып бирдем. Улым белән көненә өч тапкыр телефоннан сөйләшә идек, кичә телефонын алмады. Улым компьютер уеннары уйнарга ярата, соңгы вакытта минем белән дә теләп сөйләшмәде, — дигән 12 яшьлек малайның әтисе.

Малай кадет классында укыган. Баланы тыныч, яхшы малай буларак бәялиләр. Шуңа ул кадет классына да бик җиңел эләккән. 

Яшүсмердән инде беренчел аңлатмаларны алганнар. «Төшемә Алла керде, бөтен кешене рәттән үтерергә кушты», — дигән малай. Кайбер басмалар малайның бер кызга рәнҗүе турында яза һәм фаҗиганең сәбәбен шуның белән бәйләүчеләр дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100