Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучы хатын 9 сыйныфта укучы малайны тезләндереп, гафу үтендергән

Укытучы баланы махсус хисапка кую белән куркыткан.

news_top_970_100
Укытучы хатын 9 сыйныфта укучы малайны тезләндереп, гафу үтендергән
https://pixabay.com

Карачаево-Черкесия Республикасында укытучы хатын укучы баланы кимсеткән. Хәзер бу эшне прокуратура тикшерә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Баланың анасы укытучыга зарланып социаль челтәрләрдә яза. Учкекен шәһәре мәктәбендә укытучы хатын «балаларны аерып карый, кимсетә», ди ул. Әни кеше сүзләренчә, укытучы баланы тезләндереп бастыра, гафу үтенергә мәҗбүр итә, махсус хисапка кую белән куркыта.

«Малокарачаевский районы прокуратурасы матбугатта чыккан хәбәрләрдән соң, Учкекен урта мәктәбе укытучысының 9 сыйныфта укучы балага карата рөхсәт ителмәгән тәрбия ысулларын куллануы турында мәгълүматны тикшерә», — диелә прокуратура хәбәрендә.

Тикшерүдән соң, нигез булган очракта, прокурор чарасы күреләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100