Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиянең атказанган тренерының башына яшен суккан һәм аягыннан чыгып киткән

Яшен баштан кереп, аяктан чыккач, походлар өчен ясалган каты трекинг ботинкаларыннан берни дә калмаган. Башлыгы, рюкзагы, киемнәре теткәләнеп беткән.

news_top_970_100
Россиянең атказанган тренерының башына яшен суккан һәм аягыннан чыгып киткән
https://pixabay.com

Бурятиядә Көнчыгыш Саян тауларында универсаль көрәш буенча Россиянең атказанган тренеры Евгений Александровны яшен суккан. Яшен ир-атның башына кергән һәм аягыннан чыгып киткән. Бу турыда «Вести» каналы яза.

Тауда яңгыр вакытында яшен суккан Иркутск спортчысы могҗиза белән генә исән калган. Аның тәне пешкән, берничә урында сөяге сынган. Иптәшләре тренерны сазлыклар, урманнар һәм ташлар аша бер тәүлек буена күтәреп алып барган. Аларның азык-төлеге дә бетә башлаган, ир-атлар тренерны унар минут саен алмаша-алмаша күтәреп барган. 

Яшен суккач, Евгений бите белән ташларга ауган. Яшен баштан кереп, аяктан чыккач, походлар өчен ясалган каты трекинг ботинкаларыннан берни дә калмаган. Башлыгы, рюкзагы, киемнәре теткәләнеп беткән. Табиблар соңрак ачыклаганча, Евгенийның колак барабаннары шартлаган, бит сөякләре сынган. 

Хәзер тренер терелеп, кабат спорт мәйданчыгына чыккан, әлегә ул үзе көрәшми, өйрәтә генә. Евгений яшен сугуны елмаеп искә ала, балалары аны супергерой дип атый. Спортчы исән калырга көчле рух һәм җиңүгә ихтыяр ярдәм итте дип саный.

«Яныма кешеләр җыела башлагач, айныдым. Бәхеткә, иярченле телефон бар иде. Коткаручыларга шалтыраттык. Аларның каршысына бара тордык. Караңгыда гына очраштык, шунда төн кундык. Иртән селфи ясадык әле», — дип сөйли Евгений.

«Халәте канәгатьләнерлек иде. Ул утыра, сөйләшкәли, тик берни дә ишетми иде», — дип искә кала коткаручылар.

Коткаручылар белән очрашкач та әле юлның яртысы гына узылган була. «Цивилизациягә барып җитү өчен тагын бер көн кирәк. Алар Евгенийны алып кайтып җиткерә һәм табибларга тапшыра. Хәзер Евгений реабилитация уза, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100