Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үз баласы ятим калды». Суда бата башлаган баланы һәм аның анасын коткарган кыз үлгән

Суга батучыларны коткарганда Дарья үзе аягын сындырган һәм хастаханәдә вафат булган.

news_top_970_100
«Үз баласы ятим калды». Суда бата башлаган баланы һәм аның анасын коткарган кыз үлгән
https://pixabay.com/ru

Уралда Дарья исемле 36 яшьлек хатын-кыз баласы белән бергә суда бата башлаган ананы коткарган. Аннары Дарья үзе вафат булган. Бу турыда Самара.Онлайн хәбәр итте.

Дегтярск шәһәре янындагы буада бер хатын-кыз һәм аның 2 яшьлек баласы су коена. Шул чакта алар бата башлый. Фаҗигагә очраган ана белән баланы яр буендагы Дарья исемле хатын күреп ала. 

Дарья шәһәр читендәге йорты янында сулык буена килгән. Бата башлаган кешеләрне күргәч, ул суга сикергән. Суның төбе ташлы булып чыккан, Дарья шуңа бәрелеп, аягын сындырган. 

Ләкин бик каты авыртуга да карамастан, Дарья суга батучы хатын белән аның баласын коткара алган.

Аннары Дарьяны хастаханәгә салалалр. Гомуми наркоз ясап, аның аягына операция ясыйлар. Ләкин Дарьяның үпкәләрендә тромбоэмболия башлана, табиблар аны коткара алмый. Шулай итеп Дарья вафат була.

Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев Дарья Агуловага Батырлык ордены тапшыру турында карар чыгарган.

Дарьяның үзенең алты яшьлек улы ятим калган. Быел ул беренче сыйныфка укырга керәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100