Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында авариядә өч кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән

Марий Эл буенча Эчке эшләр министрлыгы авариядә катнашучыларның барысы да Татарстан кешеләре булуын хәбәр итә.

news_top_970_100
Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында авариядә өч кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән
https://12.mchs.gov.ru

Марий Эл Республикасының Волжский районында юл һәлакәтендә өч кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән. Бу турыда республика буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«17 июльдә, кичке алты тирәсендә Йошкар-Ола — Яшел Үзән юлының 84 нче километрында авария булды. Биредә өч кеше һәлак булды һәм дүрт кеше имгәнде», диелә хәбәрдә.

Якынча белешмә буенча, Kia йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм Mercedes машинасына бәрелә. Kia машинасын йөртүче дә, аның ике пассажиры да һәлак була. Mercedes йөртүчесе һәм аның өч пассажиры имгәнә.

Ведомство белешмәсе буенча, авариядә катнашучы кешеләр барысы да Татарстанда яшәүчеләр булган.

Урында тикшерүчеләр эшли, фаҗига сәбәпләре ачыклана, юлда хәрәкәт көйләнә, диелә хәбәрдә.

Фаҗига урыныннан фото Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Марий Эл Республикасы буенча идарәсе сайтында чыкты.

РЕН ТВ каналы авариянең Помары авылы янында булуын хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100