Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һиндстанда коточкыч давыл: җил тизлеге сәгатенә 200 километрга җитә - видео

Ул агачларны аудара, түбәләрне куптара, кешеләрне аяктан ега.

news_top_970_100
Һиндстанда коточкыч давыл: җил тизлеге сәгатенә 200 километрга җитә - видео

Һиндстанның көньяк-көнбатыш яр буйларында коточкыч давыл чыкты. Бөтен бер кварталлар су һәм пычрак катламы астында калган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Җил тизлеге сәгатенә 200 километрга җитә. Ул агачларны аудара, түбәләрне куптара, кешеләрне аяктан ега.

Һәлак булучылар бар. Әлегә аларның саны ачыкланмаган. Якынча белешмә буенча, 14 кеше үлгән. Берничә мең кешене ашыгыч рәвештә эвакуацияләгәннәр.

Зыян килгән төбәкләр арасында популяр курорт — Гоа да бар. Мумбай шәһәрендә яңгырлар һәм давыллар аркасында халыкара аэропорт эшчәнлеге бозылган. 

Бата башлаган корабтан 146 диңгезчене коткарганнар. Бортында 600 кеше булган баржа ярдәм сорап хәбәр тараткан. 

Хәзерге вакытта давыл Гуджарат штатында котыра. Анда элемтә өзелгән. Биредә яшәүчеләр күпләп башка районнарга качарга тырыша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100