Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мамадыш районында Камада балык тотып йөрүче браконьер хатынны тотканнар

Тикшерүчеләр белән очрашкан вакытта бу хатынның ятьмәләре, көймәсе, 200ләп балыгы була.

news_top_970_100
Мамадыш районында Камада балык тотып йөрүче браконьер хатынны тотканнар
Владимир Васильев\архив

Татарстанда Кама елгасында балык тотучы хатын-кыз-браконьерны тотканнар. Аның ятьмәләре һәм тоткан балыклары да үзе белән булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча Мамадыш районы бүлекчәсе хезмәткәрләре Кама елгасы буена тикшерү белән бара. Алар бер авыл янында браконьер балыкчы — хатын-кызны тоткарлыйлар. Балыкчы хатынның үзе белән ятьмәләре, көймәсе, 200ләп балыгы да була.

Оперативниклар ачыклаганча, бу хатынның балык тоту өчен рөхсәте дә булмый, ул балыкны тыелган ысуллар кулланып тота.

«Судагы биологик ресурсларны законсыз тоту» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хәзер балык тотарга яратучы хатынны ике елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100