news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Cтәрлетамакта яшәүче яшь хатын үз ирен көчләүдә гаепли

Cтәрлетамакта яшәүче яшь хатын үз ирен көчләүдә гаепли

news_top
Cтәрлетамакта яшәүче яшь хатын үз ирен көчләүдә гаепли
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. 23 яшьлек хатын 26 яшьлек ирен көчләүдә гаепли. Бу турыда "Башкортстан" телевидениесе хәбәр итте.

Яшь хатын иренең көчләп торуына түзә алмый башлаган. Тикшерүчеләр ачыклаганча, бу хатынны ире башта кыйнаган. Аннары ул хатынын куркытып, көчләгән.

26 яшьлек ирне полициягә алып килгәннәр. Аңа карата җинаять эше ачылган. Бүген Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче 26 яшьлек ир-атка гаепләү белдерелгән. Аны "үтерү белән куркытып көчләү" маддәсе буенча гаеплиләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте."16 майда күп катлы йорттагы бер фатирда 22 яшьлек хатынга бер ир-ат һөҗүм итүе турында хәбәр килде. Ир-ат хатынга үтерү белән янаган, йодрыклары белән башына күп тапкыр суккан. Бу хатын белән ирнең никахы теркәлгән, тик аларның бергә яшәмәве ачыкланды", диелгән ведомство хәбәрендә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар