Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туган көн бәйрәм иткәннән соң, биш үсмер авариядә һәлак булган

Дүрт малай һәм ике кыз утырган машина агачка бәрелгән һәм тимер өеменә әверелгән.

news_top_970_100
Туган көн бәйрәм иткәннән соң, биш үсмер авариядә һәлак булган
Салават Камалетдинов

Ростов өлкәсенең Новочеркасск шәһәрендә үсмерләр утырган машина агачка бәрелгән. Биш үсмер урында ук һәлак булган, бер малай хәзерге вакытта реанимациядә ята. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 18 апрельдә иртәнге дүртләр тирәсендә була. Hyundai машинасы белән 2007 елда туган малай идарә итә. Салонда балигъ булмаган алты бала була.

Якынча версия буенча, машина агачка бәрелгән.

Җинаять эше ачылган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Ростов өлкәсе буенча идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Яшьләр җомга көнне дус малайның туган көнен уздырырга җыелалар. Бәйрәм шимбә көнне дә дәвам итә. Аннары туган көнен уздырган 14 яшьлек малай машинага руленә утырып, чыгып китәләр. Агачка бәрелгәндә машина бик зур тизлек белән бара торган була. Биш үсмер урында ук үлә, диелә бу хәбәрдә.

Авария вакытында салонда 13-15 яшьлек өч малай, 14-15 яшьлек ике кыз була. Исән калган малайның хәле бик катлаулы дип бәяләнә.

РЕН ТВ каналы салонда булган балалар исемлеген чыгарды.

  • Илья Е. (14 яшь, машина белән идарә иткән, үлгән);
  • Алина В. (14 яшь, үлгән);
  • Никита Л. (13 яшь, үлгән);
  • Мелек М. (15 яшь, үлгән);
  • Ольга Г. (15 яшь, үлгән);
  • Максим С. (15 яшь, имгәнгән).

Соңрак бу машина эчендә төшерелгән видео да чыкты. Балалар фаҗигагә кадәр видео төшергән. бу кадрларны исән калган Максим социаль челтәрләргә куйган.

Ролик 03.00 сәгатьтә челтәргә чыккан. Авария 04.30 сәгатьтә булган. Кадрларда юл күренә, көчле музыка тавышы ишетелә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100