Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урын өстендә ята торган бабайны үз улы буып үтергән

61 яшьлек ир-ат җаваплылыктан качу өчен төрле белешмәләр алырга маташкан.

news_top_970_100
Урын өстендә ята торган бабайны үз улы буып үтергән
https://pixabay.com/

Башкортстанның Уфа шәһәрендә яшәүче 61 яшьлек ир-ат үз әтисен буып үтергән. Республиканың югары суды аңа карата хөкем карары чыгарган. Бу турыда Башкортстан прокуратурасы хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, 2018 елның декабрь аенда төнлә белән 61 яшьлек ир-ат өендә аракы эчеп утыра. Бу вакытта аның 86 яшьлек әтисе урын өстендә ята, ул параличланган була. Әти кеше улыннан ашарга сорый. Улы исә авыру атаны кыйный башлый, өч кабыргасын сындыра һәм буып үтерә.

Әтисенең үлеме сәбәбен яшерү өчен, бу ир-ат поликлиникадан ялган белешмә алырга маташып карый. Табиблар «авырып үлде» дип язып бирсә, ир-ат атасын экспертизасыз гына җирли алыр иде. Тик хастаханә бу кешегә белешмә бирми. Мәетне тикшерүгә озаталар һәм бабайның көч кулланып үтерелүен ачыклыйлар.

Җинаятьче ир-ат гаебен танымый. Ул төрле версияләр сөйләп карый. Ләкин присяжныйлар суды аңа карата гаепләү карары чыгара. Атасын үтергән кешене 14 елга төрмәгә озаталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100