Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә 11 яшьлек малайның әтисе белән әнисе үлгән, үзе имгәнгән

«Фольксваген Поло» автомобиле DAF йөк машинасы астына кереп киткән диярлек.

news_top_970_100
Коточкыч авариядә 11 яшьлек малайның әтисе белән әнисе үлгән, үзе имгәнгән
Башкортстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

18 февральдә Р-240 трассасында Башкортстанның Бозаяз авылына таба борылган юлда коточкыч авария булган. Җиңел машинада баручы гаиләдән әтисе белән әнисе һәлак, 11 яшьлек бала имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Башкортстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, биредә DAF йөк машинасы һәм «Фольксваген Поло» автомобиле бәрелешә.

«Җиңел машинада өч кеше кысылып калган. Аларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре чыгарды. „Фольксваген Поло“ пассажирлары — ир-ат һәм хатын-кыз урында ук һәлак булган. 11 яшьлек малай исән, аны ашыгыч ярдәм машинасы Аургазы районы үзәк хастаханәсенә алып китте. DAF машинасын йөртүче имгәнмәгән, ягулык түгелмәгән», диелә ведомство хәбәрендә.

Авария урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре, полиция һәм башка экстрен хезмәт вәкилләре эшли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100