Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аерылышудан курыккан ир хатынын талау өчен караклар яллаган

Сценарий буенча, ир хатынын җинаятьчеләрдән коткарырга һәм шулай итеп аның каршында яхшы күренергә тиеш була.

news_top_970_100
Аерылышудан курыккан ир хатынын талау өчен караклар яллаган
https://pixabay.com

Биробиджан шәһәрендә яшәүче ир-ат үз хатынын талауны оештырган. Шулай итеп ул хатыны белән аерылышуны булдырмый калырга теләгән. Бу турыда өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиленә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Ир белән хатын аерылышу процессында була. Ире биредә яшәүче ике кеше белән сөйләшеп, аларны хатынына һөҗүм итәргә һәм таларга күндерә. Үзе исә шул чакта килеп чыгып, хатынын яклап калырга тиеш була. Хокук саклаучылар сүзләренчә, ир кеше шулай итеп хатыны күз алдында яхшы булып күренергә һәм аерылышмый калырга тели.

Ике ир-ат хатынның эштән кайтканын көтеп тора, аны туктатып, җиргә егып салалар, акчалары һәм әйберләре салынган сумкасын урлап, качып китәләр. Шул акча аларга бу тамашаны оештырган өчен түләү була.

Хатын шунда ук иренә шалтырата, ире өйдән йөгереп чыга, каракларны куа китә һәм полициягә хәбәр итә. Ләкин ул герой ролен уйнап бетерә алмый. Җинаятьнең шаһитлары табыла, алар һөҗүм итүчеләрне тасвирлап бирә. Тоткарлагач, алар талауга заказ ясаучы ир турында сөйлиләр. Бу кешеләргә карата җинаять эше ачылган. Талауны оештырган ирне җинаять җаваплылыгына тарту турында мәсьәлә дә хәл ителә, диелә «Вести» хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100