Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы мәктәбендә укучы кыз сыйныфташын пычак белән куалап йөргән

Җәнҗал ТикТоктагы видеога аркасында килеп чыккан.

news_top_970_100
Чаллы мәктәбендә укучы кыз сыйныфташын пычак белән куалап йөргән
https://pixabay.com

13 сентябрьдә Чаллы мәктәпләренең берсендә укучы кыз бала сыйныфташының артыннан пычак белән куалап йөри. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Бишенче сыйныфта укучы кыз бала мәктәпкә аш-су пычагы алып килә. Хәзер башка балалар да мәктәпкә йөрергә курка икән. Бу турыда социаль челтәрләрдә аноним шаһит яза.

Публикация авторы сүзләренчә, кыз бала сыйныфташ малай белән талаша. Аннары кыз пычагын тартып чыгара һәм малайның артыннан куалап китә. Балалар рус теле укытучысы янына бара. Укытучы аларны сыйныф җитәкчесенә җибәрә. Аннары мәктәп директоры катнашында җыелыш була. Директор исә барысына да ТикТоктагы бер тренд гаепле дип белдерә.

Әлеге вакыйга турында ата-аналар дәшми, алар кая да булса мөрәҗәгать итәргә курка, башка балалар исә мәктәпкә барырга да курка, диелә бу хәбәрдә.

«Татар-информ» Чаллы мэриясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, кыз бала ТикТокка видео төшерү өчен, мәктәпкә пычак алып килгән. Сыйныфташлары укытучыга әйткәч, укытучы пычакны алган. Аны балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспекторга тапшырганнар. Бишенче сыйныфта укучы кызны хисапка куйганнар, сыйныфтагы башка балалар белән психолог очрашкан, ата-аналар белән җыелыш уздырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100