Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улымны чумарга өйрәтә идем». Казанда яшәүче ир-ат суга сикереп муенын сындырган

Ир-ат башы белән суга чумган һәм аяклары оеп китүен абайлап алган.

news_top_970_100
«Улымны чумарга өйрәтә идем». Казанда яшәүче ир-ат суга сикереп муенын сындырган
https://tatarstan24.tv

Казанда яшәүче ике ир-ат суга сикереп, муенында умыртка баганасын сындырган. Хәзер алар реанимациядә ята. Бу турыда Татарстан 24 хәбәр итте.

Имгәнгән кешеләр сүзләренчә, алар игътибарсызлык аркасында имгәнгән, су тирәнлеген исәпкә алмаган.

Ир-атларның берсе хастаханәдә яткан килеш интервью бирә. Ул исемен атамаска һәм йөзен күрсәтмәскә үтенә.

Ул узган ялларда гаиләсе белән комлыкка барган. Улын суга чумарга өйрәтергә теләгән. Пирс сайлап алганнар, тик ир-ат су тирәнлеген карамаган. Баласы суга сикергән, аның өчен тирәнлек җиткән. Үзе исә башы белән чумган һәм аяклары оеп китүен абайлап алган. Ул беразга аңын югалткан булуы да ихтимал.

«Суга бәрелдемме, төпкә бәрелдемме — белмим», — ди ир-ат.

Бәхеткә, якында гына аның хатыны була. Ул шаһитлар белән бергәләп ирен судан алып чыга. Аннары ашыгыч ярдәм килә һәм ир-атны реанимациягә илтәләр. Аның диагнозы — муен умырткалары сыну.

Табиблар сүзләренчә, мондый травма бик җитди санала, аңа операция ясау таләп ителә. Муен умырткалыгы зарарланудан тыш, аяклар имгәнгән очраклар да була. Су төбендә пыяла кисәкләре, ватык шешәләргә яралану очраклары бар.

Ел саен унлап кеше игътибарсызлык аркасында инвалид кала, дип кисәтә табиблар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100