news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда югары уку ректоры 57 яшендә вафат булган

Рәсми рәвештә расланмаган белешмә буенча, Фәнил Мәҗитов коронавирустан соң өзлегүләрдән үлгән.

news_top
Башкортстанда югары уку ректоры 57 яшендә вафат булган
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

16 июньдә Уфада Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрының элеккеге урынбасары, Республика кооператив институты ректоры, Чернобыль АЭСында һәлакәт нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнашучы, запастагы полковник Фәнил Мәҗитов вафат булды. Аңа 57 яшь иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ул 1987 елда гражданнар оборонасы өлкәсендә эшли башлый, бу хезмәткә 28 ел гомерен бирә. Аннары белем бирү өлкәсенә күчә һәм Башкортстан кооператив институтын — Россия кооперация университеты филиалын җитәкли. Ул соңгы көннәренә кадәр институтта эшли.

Шул ук вакытта ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән элемтәләрен дә өзми. Бик ярдәмчел кеше була. Фәнил Мәҗитов төрле дәүләт бүләкләре иясе.

Әлегә рәсми рәвештә расланмаган белешмә буенча, Фәнил Мәҗитов коронавирустан соң өзлегүләрдән үлгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар