news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мәете күмерләнгән». Чаллыда ут капкан коры үлән арасында ир-ат янып үлгән

Фаҗига Сидоровка бистәсендә булган.

news_top
«Мәете күмерләнгән». Чаллыда ут капкан коры үлән арасында ир-ат янып үлгән
https://pixabay.com

Бүген кичке җиде тулганда Чаллының Сидоровка бистәсендә янгын турында коткаручыларга хәбәр итәләр. Автовокзал тирәсендә бушлыкта былтырдан калган чирәм яна. Бу турыда «Челнинские известия» язды.

Коткаручылар янгын чыккан мәйдан уртасында ир-ат мәете таба. Ул янып күмерләнгән була.

Мәетне моргка илткәннәр, аның шәхесе әлегә ачыкланмаган. Яше дә билгеле түгел.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар