Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә берьюлы ике ир-атны үгез сөзеп үтергән

Мәрхүмнәр крестьян-фермер хуҗалыгында эшләгән.

news_top_970_100
Күрше төбәктә берьюлы ике ир-атны үгез сөзеп үтергән
https://pixabay.com/

16 апрельдә Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районында урнашкан Мулла авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгында ике ир-атны үгез сөзгән. Алар икесе дә үлгән. Бу турыда Ульяновск өлкәсенең Ветеринария агентлыгы хәбәр итте.

Төбәк буенча ветеринария агентлыгы белешмәсе буенча, үгез эшче ир-атларга һөҗүм иткән, алар җитди имгәнгән.

Хәзерге вакытта Мәләкәс ветеринария һәм азык-төлек иминлеге үзәге белгечләре тикшерү оештырган. Үгездән котыру авыруына анализлар алганнар.

Ведомство хәбәр иткәнчә, карап торышка үгездә куркыныч авыру билгеләре булмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100