Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машинасын дөрес туктатмаган өчен бер кызның башын ярганнар

Кыз, кибеткә керә торган юлны томалап, машинасын парковкалап куя.

news_top_970_100
Машинасын дөрес туктатмаган өчен бер кызның башын ярганнар

Ессентуки шәһәрендә бер эшмәкәр машина йөртүче кызны имгәткән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Вакыйга 14 мартта Ермолов урамында була. Кыз машина эчендә утыра. Бу вакытта ул танышын көтеп тора. Аның машинасы исә кибеткә керү юлын томалап куйган була.

Якында урнашкан кибет хуҗасы урамга чыга һәм машинасын дөрес парковкаламаган кызга ачулана. Ул кызга кисәтү ясый. Башта алар талашалар. Аннары ир-ат белән кыз урамда сугыша ук башлыйлар. Җәнҗал тукмашуга әверелә. Ир-ат кызны сөйрәп йөртә, җиргә үк егып сала. Якындагы машиналардагы кешеләр бу хәлне күреп торса да, сугышучыларны аеручы кеше табылмый.

Шулай итеп ир-ат кызның башын яралый. Аңа табиблар ярдәме кирәк була һәм кызны ашыгыч ярдәм алып китә. Ул китеп барышлый эшмәкәргә янап кычкыра. Эшмәкәр исә сакчыларны чакыра, үзе исә полиция килгәнче качып китә.

Имгәнгән кызның хәле турында өстәмә хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100