Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт айлык бала исерек анасының сөтен имгәч, агуланып үлгән

32 яшьлек әни кешегә карата җинаять эше ачылган.

news_top_970_100
Дүрт айлык бала исерек анасының сөтен имгәч, агуланып үлгән
https://altai.sledcom.ru

Таулы Алтай шәһәрендә күкрәк баласы вафат булган. Ул исерек әнисенең сөтен имеп агуланган. Баланың анасына карата «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Алтай Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның 11 гыйнварында 32 яшьлек хатын күп катлы йортларның берсендәге фатирында туган көнен бәйрәм итә, ул спиртлы эчемлекләр эчә. Аннары исерек хатын нәни улы янына йокларга ята. Бала 2020 елның 27 августында туган.

«Хатын бала имезүен, үзе исерек булгач, сөтендә баласы сәламәтлеге өчен куркыныч спирт булуын белә торып, 12 гыйнварга каршы төнендә улын ике тапкыр имезә. Шулай итеп бала агуланып үлә», дип аңлата ведомствоның матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100