Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия кешесендә коронавирус табылган

Diamond Princess круиз лайнеры Япония ярлары буенда карантинда тора иде.

news_top_970_100
Россия кешесендә коронавирус табылган
https://pixabay.com/

Япония табиблары Иокогама шәһәре янында тукталып торган Diamond Princess круиз лайнерындагы Россия кешесендә коронавирус булуын ачыклаган. Бу турыда ТАСС агентлыгы Россиянең Япониядәге илчелегенә сылтама белән хәбәр итте.

Бу — Россия кешеләре арасында коронавирус ачыкланган беренче очрак.

Вирус йоктырган хатынны хастаханәгә озаталар, ул шунда дәваланачак.

Япония ярлары буенда туктап тора торган лайнерда 454 кеше коронавирус йоктыруы билгеле. Анда барысы 3700 кеше бар, аларның 24 е Россия гражданнары.

«КП» сайты хәбәр иткәнчә, лайнерда дөньяның илле иленнән җыелган кешеләр бар. Февраль башында бортта 80 яшьлек Кытай кешесендә коронавирус табылгач, калган пассажирлар корабта бикләнеп диярлек яши. Туристларның 80 проценты алтмыш яшьтән өлкән кешеләр. 160 кешедән торган экипажда барысы да Һиндстан кешеләре.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100