Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнләшкән аучы дустын үтереп яндырган

Ир-атлар ял итәргә дип, бергәләп урманга чыгып киткән булган.

news_top_970_100
Көнләшкән аучы дустын үтереп яндырган
https://pixabay.com/

Ханты-Мансийск автономияле округында бер ир-ат дустын үтереп, мәетен тураклап бетергән. Хокук саклаучылар версиясе буенча, ике иптәш бер хатын-кыз өчен талаша башлаган. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты хәбәр итте.

Сайт мәгълүматы буенча, ике дус ауга барып ял итмәкче булган. Алар урманда берничә җәнлек атырга җыена. Хайван эзли торгач, иптәшләр бистәдән 100 км чамасы ераклыкка китәләр. Шунда аучылар өчен салынган йортка кереп, ял итәргә уйлыйлар. Алар табын кора, мичкә ягып җибәрә, спиртлы эчемлекләрен чыгаралар. Салып утыра торгач, дуслар талаша башлый. Сүз ара сүз чыгып, ир-атлар арасында җәнҗал чыга. Берсе кулына ау пычагы ала һәм иптәшенә кадый. Яраланган ир-ат аңына килмичә, үлә.

Иртән уянгач, үтерүче ир-ат мәетне яшерергә карар кыла. Ул мәетне берничә кисәккә тураклый, калган өлешләрен мичкә тыгып куя. Җинаять эзләре янып беткәч, ир-ат корбанының көлен урманга алып чыгып тарата.

Хокук саклаучылар тиз арада 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар. Ул үз гаебен танып, күрсәтмәләр бирә. Хәзер җинаятьче тикшерү изоляторында суд карарын көтеп утыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100