Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда йөкле хатыннар утырган ашыгыч ярдәм машинасы ауган

Бәби көтүче өч хатынны район хастаханәсендә илтә барганда, юлда авария килеп чыга.

news_top_970_100
Башкортстанда йөкле хатыннар утырган ашыгыч ярдәм машинасы ауган
https://pixabay.com/

Башкортстанның Салават районында трассадан барганда, ашыгыч ярдәм машинасы ауган. Бу машинада өч йөкле хатын утырган булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ашыгыч ярдәм машинасы авырлы хатыннарны Мәсәгуть үзәк район хастаханәсенә алып барырга чыга. Аларны акушер-гинеколог озата бара. Ашыгыч ярдәм машинасы авариягә очрагач, авырлы хатыннарны алып китү өчен башка машина чакыралар. Ләкин булачак әниләр аны көтеп тормый, аларны узып баручы машина утыртып алып китә.

Авария вакытында беркем дә имгәнмәгән. Хәзер бу хатыннарны Мәсәгуть үзәк район хастаханәсендә тикшерәләр.

Авария сәбәпләрен ЮХИДИ хезмәткәрләре ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100