Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туганнарына ачуы чыккан кыз әти-әнисе йоклап яткан йортка ут төрткән

Унынчы сыйныф укучысы тукыманы бензин белән чылаткан һәм ут төртеп, бүлмәгә ыргыткан.

news_top_970_100
Туганнарына ачуы чыккан кыз әти-әнисе йоклап яткан йортка ут төрткән
https://pixabay.com

Кубань өлкәсендәге Ленинград районының Первомайский бистәсендә 16 яшьлек кыз бала үги әтисе һәм үз әнисе белән талашкан һәм аларны яндырып үтерергә маташкан. Төнлә белән өйдәге кешеләр йоклап ятканда, кыз йортка ут төрткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Күршеләре сүзләренчә, өй шырпы кебек кабынып киткән. «Без төтен исен сиздек, тәрәзәгә карагач, йорт дөрләп януын күрдек. Ут бик тиз таралды», — ди күршеләр.

Күрше-күлән кычкыргач кына, өйдәге кешеләр йокыдан уянган. Урынга янгын сүндерүчеләрне чакырганнар. Алар утны сүндергәндә, әни кеше кызын эзләп йөргән. «Ул өйдә юк, белмим ни булгандыр. Ярдәм итегез», — ди әни кеше бирегә килгән хокук саклаучыларга. 

Полиция хезмәткәрләре үсмер кызны эзли. Соңрак ачыкланганча, йорт дөрләп янганда, үсмер иптәш кызына кунарга киткән. Ул зыян күрмәгән. Аннары ни булганын ишеткән әни кеше үзе дә шок кичергән.

Янгын сүндерүчеләр утны сүндергән, йорт хәрабәгә әверелгән.

«Әти-әнисе белән талашканнан соң, 16 яшьлек кыз гаражга кергән. Анда тукыма кисәге тапкан һәм бензин белән чылаткан. Ул өйгә кергән, бензинлы чүпрәкне зажигалка белән яндырган, ут капкан тукыманы өй эченә ыргыткан. Аннары иптәш кызына кунарга киткән», — дип сөйләгән «КП» сайтының чыганагы.

Үсмернең әнисе һәм үги әтисе чак кына һәлак булмый калган. Җинаять эше ачылган. «Кызга 16 яшь тулган, аңа җинаяте өчен җавап бирергә туры киләчәк», — дип аңлаткан юрист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100