Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда янгын вакытында ике бала һәм аларның анасы балконнан сикергән

2 һәм 9 яшьлек балаларны Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

news_top_970_100
Казанда янгын вакытында ике бала һәм аларның анасы балконнан сикергән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Бүген Казанда күп катлы йортның икенче катында урнашкан фатирда янгын була. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Икенче каттагы фатирда кухня һәм балкон яна. Урынга янгын сүндерүчеләр килә. Бу вакытта фатир эчендә кешеләр булмый. Утны тиз арада сүндерәләр. Ике бала һәм аларның анасы балконнан сикереп төшүе ачыклана. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренчә, янгын сүндерүчеләр килгәнче, фатир балконыннан балалар белән хатын-кыз кар көрте өстенә сикереп төшә. 2 яшьлек малай һәм 9 яшьлек кызны Балалар республика клиник хастаханәсенә илткәннәр. Алар яну продуктлары белән агуланган. Балаларның анасының хәле турында хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100