Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кандыркүлгә чаңгы шуарга барганда әнисе, ике улы, кыз туганы һәлак булган

Машина белән идарә итүче 18 яшьлек егет исән калган.

news_top_970_100
Кандыркүлгә чаңгы шуарга барганда әнисе, ике улы, кыз туганы һәлак булган
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Туймазы районында 16 гыйнварда коточкыч авария була. Биредә берьюлы дүрт кеше - 34 яшьлек хатын-кыз, 8 яшьлек малай, 18 яшьлек егет һәм кыз үлә. Мәрхүмнәр гаилә белән бергәләп «Кандыркүл» тау чаңгысы курортына ял итәргә барырга чыккан булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

М-5 трассасында «Лада Приора» һәм «Дав» йөк машинасы бәрелешә. Җиңел машинада баручы хатын-кыз, аның ике улы, туганының кызы урында ук һәлак була.

Салондагы биш кешедән берсе генә — машина белән идарә итүче 18 яшьлек егет исән кала. Аны хастаханәгә китергәннәр. Егетнең башы бәрелгән, кабыргасы сынган.

«Саксызлык аркасында ике яки күбрәк кеше үлеменә китерерлек итеп юл йөрү кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Аны тикшерү төбәк прокуратурасы контрольгә алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100