news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чистайда улы белән анасы янып үлгән, әти кеше имгәнгән

Бүген иртәнге якта Ломоносов урамындагы бер йортта фаҗига була.

news_top
Чистайда улы белән анасы янып үлгән, әти кеше имгәнгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе

Чистай шәһәрендә бүген иртән коточкыч янгын вакытында әнисе белән улы һәлак була, әти кеше имгәнә, аны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген иртәнге дүрт тирәсендә Ломоносов урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы турында коткаручыларга хәбәр итәләр. Урынга 67нче номерлы янгын-коткару часте хезмәткәрләре килә.

Янгынны сүндергән вакытта, йортта 62 яшьлек хатын-кыз, аның 30 яшьлек улының мәете табыла. 61 яшьлек ир-ат исән була, аны уттан алып чыгалар. Ир-атның аркасы, башы, аяклары пешкән, ул төтен белән агуланган. Бу кешене хастаханәгә озатканнар.

75 квадрат метр мәйданда йорт янган. Ут чыгу сәбәпләрен белгечләр ачыклаячак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар