Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Веселый бистәсендәге янгында 3 бала һәлак булган

Кемерово өлкәсендә янгында 3 бала һәлак булу уңаеннан җинаять эше кузгатылган.

news_top_970_100
Веселый бистәсендәге янгында 3 бала һәлак булган
РФ Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе фотолары

Быел 15 октябрьдә кичке сәгать сигезләр тирәсендә Новокузнецк муниципаль районы Веселый бистәсенең бер йортында чыккан янгыннан соң өч мәет табылуы хакында хәбәр килә. Икесе ике яшьлек бала, берсе 4 яшьлек кыз бала була.

Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе-Кузбасс буенча тикшерү органнары саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерү маддәсе буенча буенча җинаять эше кузгаткан.

РФ Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тикшерү фикере буенча, кич белән авыл халкы күрше йортның янганын күреп Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен чакыртканнар. Коткаручылар килеп җиткәнче, алар янгыннан 54 яшьлек хуҗаны алып чыкканнар, аннан ул хастаханәгә озатылган. Янгын сүндерү барышында янгын сүндерүчеләр йортта өч бала мәетен табалар. Тикшерү барышында һәлак булганнарның үлү сәбәбен ачыклау өчен суд-медицина экспертизасы үткәреләчәк. Шулай ук янгын килеп чыгу сәбәпләре дә ачыкланачак.

Алдан ачыкланганча, йортта күп балалы гаилә яшәгән. Тикшерү барышында балигъ булмаганнарның фаҗигале үлеменә китергән сәбәпләр һәм шартлар анализланачак. Хәзерге вакытта фаҗига урынында тикшерү төркеме эшли. Фаҗиганең килеп чыгу сәбәпләре карала.

Шуны да искәртик: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кемерово өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Веселый бистәсендәге Вокзальная урамындагы шәхси торак йортта янгын турында хәбәр 15 нче октябрьдә 18 сәгать 45 минутта килә. Янгын 19 сәгать 55 минутта сүндерелгән. Янгын сүндерүгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 12 кеше һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителгән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100