Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кеше үлә, ә медперсонал юк!»

Свердловск өлкәсендә табибларны авыр хәлдәге авыруларга ярдәм күрсәтмәүдә гаепләгәннәр.

news_top_970_100
«Кеше үлә, ә медперсонал юк!»

Свердловск өлкәсендә соңгы араларда табибларны гаепләгән ике очрак булды.

Первоуральск шәһәрендә олы яшьтәге авыруны табиблар карамыйча үтерде, дип белдергән бер пациент.

Ул күрше ятактагы күршесенә ярдәм кирәклеген сорап табибларны чакырган, үзенең чакырганын видеога да төшергән.

«Менә Династа (шәһәрнең бер районы) табиблар шулай эшли. Кем дә булса бармы? Кызлар, шәфкать туташлары! Кеше үлә, ә медперсонал юк!», — ди ул.

Видеога төшерүче ир, авыруга ярдәм сорап, инфекцион бүлек коридорлары буйлап йөгерә һәм өзгәләнеп табибларны чакыра. «Акырып йөрим, беркем юк, беркем, бер постта ни врач, ни шәфкать туташы юк! Менә шулай кешеләр үлә!» — ди бу ир.

Хастаханәдә бу гаепләүне кире какканнар. «Видеода дөрес мәгълүмат түгел. Бу авыру үлгәндә дежур табиб башка авыруларны караган. Пациент, аның үлгән икәнен ачыклагач, ярдәм чакырган. Аны санитар ишеткән, әмма санитаркага агрессив пациентлар янына килү тыела. Шуңа күрә ул шәфкать табибын чакырган», — дип аңлатканнар «Ура.ру» сайтына хастаханәдә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы бу эшне тикшерәчәген белдергән.

Шушы ук көннәрдә Заречный шәһәрендә бер ир үпкә рагыннан үлә. Яман шеш флюорография узганда, 2020 елның октябрендә ачыклана, дип хәбәр иткән кызы Елена. Сотрихина.

«Өченче ноябрьдә аны Екатериинбургта стационарга салырга тиешләр иде. Әмма аны ковид авыруларга күчерделәр. Онкоүзәккә җибәрделәр, ә анда тикшерделәр дә тикшерделәр, дәва билгеләмәделәр», — дип зарланган кызы.

Елена әйтүенчә, алар бөтен медицина учреждениеләрендә дә проблемаларга юлыга. Операция вакытын башта ерак срокка билгелиләр, бик озак артыннан йөргәч генә январьга күчерәләр. Операциядән соң да тиешле дәва булмады ди ул. Әтисе операциядән соң үлеп тә китә. «Дәва алганны көтеп тә җитмичә үлде», — ди кызы.

«Минемчә, система кешене дәвалауга түгел, ә тикшергән өчен иминият компанияләреннән акча алуга корылган. Без тикшерү комитетына документлар әзерләдек», — дигән ул.

Сәламәтлек саклау министрлыгы бу эшне дә тикшерәчәген әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100