Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалары каршында хатынын үтергән ирне җинаять җаваплылыгыннан азат иткәннәр

Вәхшиләрчә хатынын үтергән Башкортстан кешесе чирле дип табылган.

news_top_970_100
Балалары каршында хатынын үтергән ирне җинаять җаваплылыгыннан азат иткәннәр
http://trktvs.info/

Фаҗига узган елның җәендә көнләшү аркасында килеп чыга. Автомобильдә барганда, ир-ат ярсып китеп, кечкенә кызлары каршында хатынына пычак чәнчи. Хатыны машинадан чыга, әмма кача алмый - ир аны, вәхшиләрчә, үтергәнче кадый. Видеода кызларының "Әти! Әти!" дип кычкырганнары ишетелә. Ир ун тапкыр пычак кадаган. Кешеләр килеп араламакчы булгач, ул "безнең гаиләдә мөнәсәбәтләрне ачыклау" дип җавап биргән, дип яза КП.

Гаепләнүчегә Чиләбедә суд карары игълан ителде.  

Җинаять эше барышында ясалган суд-психиатрия экспертизасы ирне чирле, хроник психик авыруы бар дип тапкан. Җинаятьчене психиатрик больницага салачаклар, дип хәбәр итә 74.ru сайты.

Судта ир хатынының үзенә хыянәт итүен әйтүен, шул сәбәпле ярсып китеп үз-үзен белештермәгәнен әйткән. Александр Алексеевның беренче хатыны судта аның бик көнче булуын, кыйнаганын, бер тапкыр үтерә язганын әйткән. Шуннан соң ул иреннән китә. Аннары Александр Оксанага өйләнә. Алар берничә тапкыр аерылышу чигенә килеп җитә, Александрны бер тапкыр "психушкага" озата да язып калалар, әмма Оксана гаиләне саклап кала.

Алексеев судта елый, гаебен таный. Ә Оксананың әнисе "чирле" дигәнгә ышанмый. "Мин аны үз акылында дип уйлыйм. Ул кызымны бер кешегә көнләшә башлады", - дигән ул.

Хәзер аларның кызлары Оксананың әнисендә яши. "Кызлар гел "Әти ник әнине үтерде дип сорый", - дигән ул журналистларга. Кызлар башта йоклый да алмаган - аларның берсе әтисенең әнисен ничек үтергәнен һәр мизгелен сөйли торган булган, берсе исә бу вакыйгаларның яртысын бөтенләй хәтереннән югалткан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100