Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Машинасыннан тимер өеме калган». 18 яшьлек кыз коточкыч авариядә һәлак булган

Кыз яңгырлы кичтә юлга чыгып киткән һәм зур тизлектә барган килеш баганага бәрелгән.

news_top_970_100
«Машинасыннан тимер өеме калган». 18 яшьлек кыз коточкыч авариядә һәлак булган
Самара өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы

14 сентябрьдә Самара шәһәрендә юл һәлакәтендә 18 яшьлек кыз үлә. Ул «Мазда» машинасында барганда баганага килеп бәрелгән. Анастасия исемле кыз шунда ук үлгән, машинадан тимер-томыр өеме генә калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Ул Сергей Лазо урамыннан Демократия урамына таба бара. Шул чакта кызның машинасы баганага килеп бәрелә. Ул ашыгыч ярдәм килгәнче үлә», — дип сөйли ЮХИДИ вәкиле.

Кызның машина белән идарәсен югалту сәбәбе билгеле түгел. Ул исерек булган дигән белешмә дә юк. Социаль челтәр кулланучылар яңгырлы юл сәбәп булган дип фаразлый. Бәлки машина йөртү тәҗрибәсе дә җитеп бетмәгәндер, диелә.

«Комсомолка» ачыклаганча, Анастасия Управленческое бистәсендә яши, листовкалар һәм шарлар таратып, промоутер булып эшли, юлда тәртипсез йөргәнен күрүчеләр дә булмаган, руль артына әле күптән түгел генә утырган.

«Аңа машинаны әти-әнисе бүләк итте. Настя гел тәртипле йөрде, ул бик җаваплы кыз иде. Соңрак кайтырга туры килсә, егете яки дус кызы белән бара иде», — дип мәрхүмәнең танышы Наталья.

Ул Анастасиянең якыннары шок халәтендә булуын әйтә. Кыз төнгә каршы шәһәргә таба чыгып китү сәбәбен дә аңлата алмыйлар.

«Шундый вакытта, шундый һава торышы булган килеш, Самарага чыгып китү, тиз хәрәкәт итү — бөтенләй аңа охшамаган. Егете белән дә, дуслары белән дә талашмаган да», — ди Наталья.

Танышлары Анастасияне фаҗигагә кадәр ун минут алдан гына очраткан. «Ул бик күңелле иде, кибеткә баруын, кайтачагын әйтте. Кайсы кибеткә, ник? Бәлки сәүдә үзәгенәдер, азык-төлек алыргамы икән? Ләкин ник шулай соң гына Самарага бара? Моны беркем белми. Телефоны полициядә», — ди алар.

Фаҗига сәбәпләрен полиция ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100