news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада миллионнар салынган банкоматны урлаучыны эзлиләр

Супермаркеттагы аппаратны арбага салып чыгып киткән мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп торган.

news_top
Уфада миллионнар салынган банкоматны урлаучыны эзлиләр
02.мвд.рф

Уфа шәһәрендәге бер супермаркетта тора торган банкоматны урлаганнар. Кеше йөри торган урыннан аппарат урлау турында 15 июль иртәсендә хәбәр итәләр. Хәзер аны Ленин районы полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре эзли. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Банкомат бер көн алдан югалганы ачыклана. Видеокүзәтү камерасы әлеге җинаятьне төшереп торган. Кадрлардан күренгәнчә, ир-ат эшче кием кигән һәм супермаркетка керә. Ул автоматны ремонтлаган кыяфәт чыгара, аннары аппаратны йөк ташый торган арбага салып куя һәм сәүдә үзәгеннән алып чыгып китә. Урланган аппаратта 2,5 миллион сум акча була.

«Аеруча зур күләмдә урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы җинаятьчене табуда ярдәм итә алган кешеләргә полициягә мөрәҗәгать итәргә чакыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар