Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат алимент түләмәс өчен, сигез айлык авырлы сөяркәсен үтергән

Ул хатынга өйләнергә дә, баланы тәрбияләшергә дә җыенмый.

news_top_970_100
Бер ир-ат алимент түләмәс өчен, сигез айлык авырлы сөяркәсен үтергән
https://pixabay.com

12 июльгә каршы төндә Омск шәһәрендә яшәүче йөкле хатынны үтерәләр. Аны 35 яшьлек ир-ат үтерүе ачыклана. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән Омск.Онлайн хәбәр итте.

Йөкле хатынны үтерүдә шикләнелүче ир-ат башта Омск шәһәрендә яши. Биредә ул транспорт институтын тәмамлый, Омск тимер юлларында эшли. Аннары Мәскәүгә күченеп китә, Мәскәү-Санкт-Петербург юнәлешендә эшли башлый.

Бу ир-ат тикшерүчеләргә сөйләгәнчә, йөкле хатын аңа шалтырата һәм баланың атасы булуын әйтә. Ир-ат әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен Омск шәһәренә кайта. 

«Ул мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен махсус кайта. Алар фатирда икесе генә була. Хатын бу ир-атка баласы туачагын, бала аныкы булуын әйтә. Хатын ир-атны җаваплы булырга чакыра, бала өчен алимент түләргә кирәклеген әйтә. Төнге икеләр тирәсендә бу кешеләр талаша башлый. Ир-атның ачуы чыга һәм ул йөкле хатынга торба белән берничә тапкыр суга», — дип сөйләгәннәр Тикшерү комитетында.

Шуннан соң ир-ат хатынның мәетенә янучан сыеклык сибә һәм ут төртә. Үзе фатирдан чыгып кача. Икенче көнне көндезге уннар тирәсендә ана тоткарлыйлар һәм сак астына алалар, диелә бу хәбәрдә.

33 яшьлек хатынның корсагы сигез айлык була. Аның мәетен 12 июльдә төнге өченче яртыда фатирда янгын сүндергәндә табалар. Күршеләрнең уяулыгы аркасында, яныгынны бик тиз сүндерәләр. Урынга килгән тикшерүчеләр һәм криминалистлар җинаять эзләрен таба. Җинаятьтә шикләнелүче 35 яшьлек ир-ат санаулы сәгатьләр эчендә тоткарлана. Ул хатынны үтергәч, тиз генә өенә кайтып, дәлилләрне юкка чыгарырга һәм Мәскәүгә китеп барырга җыена. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе сайтында язылган.

«Тикшерү версиясе буенча, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат — йөкле хатынның баласының атасы. Ул хатынга өйләнергә дә, баланы тәрбияләшергә дә җыенмый. Талаш вакытында хатынның башына металл торба белән берничә тапкыр суга. Хатын үлгәнен аңлагач, аның киеменә һәм диванга янучан сыеклык сибә, аннары ут төртә. Ул үзенең бармак эзләрен сөртеп чыгып китә. Тик тәҗрибәле криминалистлар аны таба», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100