Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Волгоград өлкәсе мөфтиен кыйнаганнар

Низаг вакытында Бата Кифах Мөхәммәднең борыны сынган, баш мие селкенгән.

news_top_970_100
Волгоград өлкәсе мөфтиен кыйнаганнар
Владимир Васильев

Волгоград өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Бата Кифах Мөхәммәдне юлдагы низаг вакытында кыйнаганнар. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Мөфти үзе РИА Новостига сөйләгәнчә, вакыйга дүшәмбе көнне Волжский шәһәрендә була. Ул җәяүлеләр йөри торган урында туктый, өлкән яшьтәге ир-ат юл аша чыкканнын көтеп тора.

"Анда боҗралы хәрәкәт шактый куркыныч, янымнан джип бара иде. Ул тизрәк чыгып китәргә ашыккан булса кирәк, ләкин минем аркада туктарга мәҗбүр булды. Ул миңа кычкыра, сүгенә тотынды. Мин туктарга сорадым, без икебез дә яшьләр түгел инде, ләкин ул гел туктамады. Мин машинадан чыктым, аны тынычландырмакчы булдым, ләкин сөйләшеп булмады, ул мине кыйнап ташлады һәм китеп барды", - ди мөфти.

Мөфти бу ир-атны фотога төшереп алган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Мөфтинең үзенең борыны сынган һәм баш мие селкенгән.

Юлда мөфти белән башка ир-ат арасында низаг турында белешмәне полициядә раслаганнар. Гариза килгән, аның буенча тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100